Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
6 Май 2022, 22:13

Кызга 67 ир акча җибәргән

Аларны алдау өчен ул бер хәйлә уйлап тапкан.

Кызга 67 ир акча җибәргән
Кызга 67 ир акча җибәргән

Башкортстанда яшәүче бер кыз интернет аша 67 ирне алдап, үзенә акча җибәрттергән.Исән картәнисен җирләргә дигән булып ул ике миллионнан артык акча җыйган.

Кешеләрне алдау өчен 22 яшьлек Елена Егорова социаль челтәрләрдә йөзләгән аккаунт булдырган. 2019 елдан башлап ике ел дәвамында төрле илдә яшәүче ир-егетләр белән танышкан. Аларның ышанычларын яулап, ритуаль хезмәтләр өчен бурычка акча сораган. Моның өчен ул хәйлә уйлап тапкан: йоклап яткан картәнисен фотога төшереп, егетләргә җибәргән. Битенә ак җәймә ябарга да онытмаган.

Күпләре, Еленаны кызганып, картасына акча җибәргәннәр, ә бурычын кире кайтаруын үтенгәннәрне кара исемлеккә куя барган. Алданганнар арасында бик зур сумма җибәрүчеләр дә бар. Берсе - 237 мең, икенчесе 162 мең акча салган.

Полицейскийлар Стәрлетамакта кызны тотканнар. 1250000 сумын тартып алганнар, хәзер аны суд көтә.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: