

Дүртөйле районының “Мәскәү-Уфа” трассасында полицейскийлар яшь кешеләр төркемен тоткарлаган. Алар, билгеләнгән урынга наркотиклар илтеп, бу эш өчен зур сумма акчалар алырга ниятләгән. Яшьләрдән 1 килограмм “синтетика” тартып алганнар.
БР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, иң элек җинаятьчел эшәнлеккә Нефтекамада яшәүче 21 яшьлек җәлеп ителгән. Тайгак юлга ул 16 яшьлек сөйгәне өчен баскан.
“Үзенә каратыр өчен, ул сөйгән кызын кыйммәтле бүләкләргә һәм чәчәкләргә күмгән, кафе-рестораннарда үзе түләгән. Үзе беркайда да эшләмәгән һәм җиңел акчага өмет итеп наркотиклар закладкалары куеп йөрүче булып интернет-кибеткә эшкә кергән. 16 яшьлек үсмер кыз егетенең акылсыз кылыгын яхшы кабул иткән... Күп тә үтми кыз егеткә криминаль бизнеста ярдәм итә башлаган. Соңрак егет төшемле бизнеска якын дустын җәлеп иткән”, – диләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Өчәүләп алар зур-зур партия тыелган матдәләрне төргәкләргә тутырган һәм Нефтекамада яшерен урыннарда калдырып киткән. Бу “өчәү”нең “карьера”сы озакка бармаган. Әле исә алар сак астында. Тиздән аларга гаепләү карары чыгарылачак.
Чыганак: bashinform.ru