Җинаять һәм җәза
4 Май 2022, 08:07

Авызны үлчәп ачасы

Хәрби бурычларын үтәүчеләргә сүз тидертмиләр.

bashinform.rubashinform.ru
Фото:bashinform.ru

Ике ай эчендә административ хокук бозулар хакындагы кодексның яңа маддәсе буенча Башкортстан судларына 20 эш килеп ирешкән. Берләштерелгән матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, шуларның 19ы каралган, 18е буенча штраф хакындагы карарлар кабул ителгән.  Штрафлар суммасы 15тән алып 45 мең гә кадәр тәшкил итә. Бүгенге көнгә салынган штрафларның гомум суммасы 505 мең сум тәшкил итә, дип яза РБК-Уфа.

“Административ хокук бозулар турындагы эшләр буенча 9 шикаять кабул ителде. Дүртесе буенча карарлар үзгәрешсез калса, бер эш буенча чыгарылган карар гамәлдән чыгарылды, ул янә судка юнәлтелде. Дүрт эш буенча апелляция билгеләнгән”, – диелә хәбәрдә. 

Чыганак: bashinform.ru

 

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас