Җинаять һәм җәза
26 апрель 2022, 08:02

Педагог үсмернең бер уч чәчен йолкып алган

Укытучының шулай кыланырга хакы бармы соң?..

hab.aif.ruhab.aif.ru
Фото:hab.aif.ru

Хабаровскидагы бер  мәктәптә директор урынбасары  дәрескә алмаш аяк киемсез килгән укучы кызның чәчен йолыккан. Бу хәл күзәтү камераларына эләккән.

Видео кадрларыннан күренүенчә,  директор урынбасары Александр Кузин янәшәдән үтеп баручы кызны чәченнән эләктереп ала һәм туктата.

Укучы кыз сөйләвенчә, ул алмаш аяк киемен оныткан һәм педагог алып килергә дип аны өенә кайтарып  җибәргән. Әмма кыз, дәрескә өлгермәсмен дип, кире борылган.

Коридорда очраган Кузин кызга эндәшә. “Мин  сөйләшә алмыйм, дәрескә ашыгам дидем. Шулчак ул мине эләктереп алды һәм бер уч чәчемне йолкып чыгарды”, – дип исенә төшерә бу хәлне укучы кыз. 

Үсмернең әнисе сөйләвенчә, кызы аңа шалтыраткач,  ул тиз арада полиция чакырткан һәм кыйналу фактын рәсмиләштергән.

Төбәктәге Тикшерү комитеты идарәсе Кузинга каршы балигъ булмаганга карата көчләү кулланганы өчен җинаять эше кузгаткан.

Әлеге видео кадрларын үзем карамасам, бу вакыйгага ышанмас та идем. Ир, чынлап та, үтеп баручы укучы кызның чәченнән тотып туктатырга маташа. Үсмер, бәлки, телләшкәндер дә, әмма укытучының шулай кыланырга хакы бармы соң?..

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас