Җинаять һәм җәза
25 апрель 2022, 16:39

Поездда җәрәхәтләнгәннәр, имеш...

Ә чынында ни булган?

bashinform.rubashinform.ru
Фото: bashinform.ru

Уфада транспорт полициясе хезмәткәрләре поездларда җәрәхәт алдык дип кыланган 6 кеше  җинаятьчел төркемнең оештыручысын тоткарлаган. Бу кешеләр страховка түләүләре артыннан республиканың төрле финанс оешмаларына мөрәҗәгать иткән.

Русиянең Эчке эшләр министрлыгының Идел буе федераль округы буенча транспорт идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә,  2 миллион сумнан артык акчаны алар үзара бүлешкән. Җинаятьчел төркем иминият оешмасы  хезмәткәрләрен 2019 елның ноябреннән алып 2022 елның март аена кадәр  алдап килгән.

Криминаль схеманың 31 яшьлек идеологын сак астына утыртканнар. Төркемдәгеләргә каршы “Страховка өлкәсендә мошенниклык” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Төркем җитәкчесенең Лебяжий поселогындагы бакчасында тыелган наркотик матдәләр  плантациясен дә ачыклаганнар. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас