

Төньяк Осетиядә 45 яшьлек ир-ат 15 яшьлек улын атып үтергән, авылдашын бик каты яралаган. Әлеге фаҗигадән соң 45 яшьлек ир-атка карата "саксызлык аркасында үтерү" һәм "үтерергә маташу" маддәләре буенча ике җинаять эше ачылган.
Фаҗига 18 апрельдә була. Тикшерү версиясе буенча, 45 яшьлек ир-ат, аның 15 яшьлек улы һәм тагын бер авылдашы белән бергә җир кишәрлегендә була. Ир-атлар сөйләшкәндә, талаш чыга. 45 яшьлек ир-ат кулындагы мылтыктан ике тапкыр атып җибәрә. Ул авылдашына төзәп ата, аның корсагын яралый. Шул чакта очраклы рәвештә улына да ата. Баланың башына - уң яңагына һәм корсагына тидерә.
45 яшьлек ир-ат авылдашын һәм баласын хастаханәгә алып китә. Башы һәм корсагы бик каты яраланган бала реанимациядә үлә. Авылдаш ир-атны табиблар коткарып кала.
Тикшерү дәвам итә, диелә хәбәрдә.
Чыганак: "Интертат"