

Байкал артындагы хәрби частьларның берсендә 8 хезмәттәшен атып үтергән Төмән егете Рәмил Шәмсетдиновны суд 24,6 елга ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгарган иде. Рәмил бу елларны бушка үткәрмәскә карар иткән: читтән торып югары уку йортына керергә теләве турында белдергән. Кайсы уку йортына керә һәм нинди һөнәр аласы килә – монсы турында мәгълүмат юк. Рәмилнең бертуган абыйсы энесе янына очрашуларга йөри, дигән аның якын дусты. Шулай ук Рәмил колониядә эшкә чыгарга теләве турында да әйткән.
Рәмил Шәмсетдинов турында бөтен ил 2019 елның октябрендә белде. Ул вакытта 10 кеше аның пулясына эләкте. Алты солдат белән ике офицер вакыйга булган урында һәлак була, икесе солдат могҗиза белән исән кала.
Чыганак: tatpressa.ru