Җинаять һәм җәза
21 апрель 2022, 10:18

Алдакчыны төрмә көтә

Себергә эшкә урнаштырам дип алдап акча җыйган...

infpol.ru Алдакчыны төрмә көтәinfpol.ru Алдакчыны төрмә көтә
Алдакчыны төрмә көтә Фото:  infpol.ru

Чакмагыш районара суды Дүртөйледә яшәүче ирне мошенниклык һәм разбой кылуда гаепләп 8, 6 20 көнгә ирегеннән мәхрүм иткән.

Судта ачыклануынча, гаепләнүче 2018 елның сентябреннән 2020 елның августына кадәр, Себергә эшкә урнаштырам дип, тугыз кешене алдап, акча җыя. Шулай ук ул урындагы бер эшкуарга исерткеч эчемлекләр сатарга рөхсәт итүче лицензия алып бирешәм дип тә вәгъдә итә. Аның бу вәгъдәләрне гамәлгә ашырырга уенда да булмый. Барлыгы 1,1 миллион сум акча җыеп, үзе өчен туздырып бетерә.

2020 елның августында наручник белән пистолет тотып, 380 мең сумлык ике автомобиль урлый.

Судта ул гаебен тулысынча таныган һәм зыян күләмен өлешләтә каплаган.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас