

Санкт-Петербургта полициядә хезмәт итүче маэмай яшь хатынны үтерүдә шикләнелгән ирнең эзенә чыгарга булышкан.
28 яшьлек хатынның кискәләнеп-чәнчелеп, яраланып беткән гәүдсе шәһәрнең Зур Мәскәү урамындагы йорт фатирында 16 апрельдә табылган. Хокук саклаучылар үтерү маддәсе буенча җинаять эше ача.
Мәрхүм хатынның түләүле интим хезмәтләр күрсәткәнлеге ачыклана. Шунда ук аны клиенты үтергәндер дигән шик туа. Видеокүзәтү камераларыннан полицейскийлар шикләнелүченең чыгып киткәч юлланган якынча маршрутын ачыклый. Арытаба шикләнелүче ирнең эзенә Кадис кушаматлы эт төшә.
Эт, үтерелгән хатын фатирыннан эз өлгесе алып, полицейскийларны Фонтанка елгасы яры буенда урнашкан 87 санл йорт фатирына алып килә. Анда 23 яшьлек курьер егет яшәгән. Тикшерү версиясе буенча, ул үтерелгән хатынга клиент буларак килгән. Соңрак аны таларга уйлаган. Актив каршылык күрсәткән хатынны үтергән һәм качкан.
Үтерүдә шикләнелгән курьерны тоткарлаганнар.
Чыганак: lenta.ru