Җинаять һәм җәза
16 апрель 2022, 05:34

Сөяркәсен суга батырган

Җинаять кылуда 3 ирне гаеплиләр. Иң яшенә - 17 яшь, дип хәбәр итәләр Тикшерү комитетыннан..

novosti-saratova.ru Сөяркәсен суга батырганnovosti-saratova.ru Сөяркәсен суга батырган
Сөяркәсен суга батырганФото:novosti-saratova.ru

 

 Татарстанның Бөгелмә елгасында 46 яшьлек хатын-кызның мәетен табып алганнар. Аның кабыргалары сынган, хатын-кызны суга батырып үтергәннәр дигән фараз бар. Русия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шулай дип белдергән.

Җинаять кылуда гаепләүчеләрнең эзенә тиз төшкәннәр:  алар Бөгелмәдә яшәүче өч кеше булып чыккан,  берсенә – 17 яшь.   Ачыкланганча, җинаятьчеләрнең берсе сөяркәсе белән талашкан, аны кыйнап ташлаган, шуннан соң дусты белән елга буена алып килеп, хатын-кызны суга батырганнар.   Якын арада тоткарланучыларга карата чик кую чарасы билгеләнәчәк.

Чыганак: matbugat.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас