Җинаять һәм җәза
15 апрель 2022, 10:45

Менә дусыңа ярдәм итсәң, ит!

Берәүнең эшләре колония белән тәмамланган...

Менә дусыңа ярдәм итсәң, ит!Менә дусыңа ярдәм итсәң, ит!
Менә дусыңа ярдәм итсәң, ит!

Уфада яшәүче бер ир дусларына җинаять эшеннән котылырга ярдәм итәргә теләгән, ләкин  үзе катгый режимлы колониягә эләккән. Нигә алай килеп чыккан дисезме?

Барысы да республиканың Иглин районында бер эшкуарны тикшерүдән башланган. Ул мошенниклыкта шикләнелә, материаллар полиция бүлегенә тапшырылган була инде. Эшкуар танышына җәзадан котылырга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән, чөнки тегесе полиция хезмәткәре белән таныш була. Ярдәм өчен ул зур сумма –1,5  миллион   сум сорый.

Башта бизнесмен риза булган, ләкин соңыннан уеннан кире кайткан һәм бу хакта Федераль хәвефсезлек хезмәте  идаралыгына хезмәт итә. Акчаны тапшырганда  ирне кулган алганнар. Ул үз гаебен өлешчә таныган. Суд аны өч елга катгый режимлы колониягә хөкем иткән. Полиция хезмәткәрен дә хөкем итәчәкләр.

Фото: news102.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас