

Уфада яшәүче гаилә ел башында фатирларына пластик тәрәзәләр куюга заказ биргән. Ләкин алар мошенникларга юлыккан һәм меңнәрчә сум акчаларын югалткан. Хәзер алар төбәк башлыгына полициянең гамьсезлегенә зарлана – үзләре әйтүенчә, полицейскийлар акчаны кире кайтаруда һич кенә дә булышмыйлар икән.
"Полиция органнарына, аерым алганда, Урман техникумы урамында урнашкан 6нчы бүлеккә ничек тәэсир итәргә була? Гыйнвар аенда без мошенниклар кулына эләктек – алар безне 46 мең сумга алдады. Пластик тәрәзәләргә заказ бирдек, акчаны карта белән түләдек.
Хәзер ни тәрәзәләр юк, ни акчаны кире кайтара алмыйбыз. 6 нчы бүлеккә берничә тапкыр гариза яздык: телефон номеры һәм банк картасы буенча безне алдаган кешеләрнең шәхесен ачыкларга ярдәм итүләрен сорадык. Әмма безгә отказ килде, бер нинди ярдәм күрсәтелмәде. Сезнең ярдәмгә өметләнәбез", - дип зарланган Эльвира А.