

АКШта яшәүчеләр, ягулыкка хаклар арту сәбәпле, бензин урлый башлаган. The National Interest басмасы мәгълүматлары буенча, америкалылар машиналарының бензин бакларында махсус тишекләргә тап булган. Мәсәлән, Флорида штатында 60 мең доллар бәягә ягулык урлаган җинаятьчел төркемне кулга алганнар. Бу бензинны банда шәхси максатларда да, сатып җибәрер өчен дә кулланган.
Вашингтон полициясе машиналарын җинаятьчеләрдән сакларга теләүче гражданнарга киңәшләр биргән. Каракларны куркытыр өчен машинаны иң яхшысы гаражга яисә яхшы яктыртылган урынга куярга тәкъдим итә алар.
АКШта ягулыкка хаклар артуны Русиянең Украинадагы махсус операциясе белән бәйли. Мартта Джо Байден Русия энергия чыганаклары импортын тыючы указга кул куйды. Нәтиҗәдә АКШ заправкаларында бензинга бәяләр шактый артты.
Чыганак: gazeta.ru