Җинаять һәм җәза
8 апрель 2022, 07:56

Тугыз яшьлек кыз бер атна бик астында ач яшәгән

vesti.ruvesti.ru
Фото:vesti.ru

Волгоград өлкәсенең Волжский шәһәрендә 9 яшьлек кыз бер атна буе фатирында ач яткан. 31 яшьлек әнисе аңа шундый җәза биреп, чынлыкта ач үлемгә хөкем иткән булган, дип яза «КП-Волгоград».

31 яшьлек хатын күп катлы йортта яшәгән. 16 мартта ул кызын, өстеннән бикләп, чыгып китә. Фатирда бераз гына ипи һәм тиз пешерелә торган ике  кап токмач кына була. Көннәр уза, әнисе кайтмый. Кызның телефоны булмый, әнисе белән элемтәгә керә алмый.

«Бер атна узгач, өметен өзгән бала балконга чыга һәм урамнан узган кешеләрдән ярдәм сорап кычкыра», – дип сөйләгән полицейскийлар.

Урамнан узып барган хатын баланың тавышын ишетә. Ни булганын сорый, полициягә шалтырата. Фатир арендага алынган була. Тиз генә хуҗасын табалар һәм ул ишекне ача. Кыз, елый-елый, әнисе ташлап киткәнен сөйли.

Ананы табалар – ул үзе полициягә килә, әмма аклану, үкенү сүзләрен әйтми дә. Ул Волгоградка киткән булган.

Мәктәп укытучылары бу хатынга шалтыраткан, ана кеше  аларга бала авырый, шуңа мәктәпкә йөрми дип ялганлаган.

Бу хатынның тагын ике баласы бар икән. 7 яшьлек улы әтисе белән яши, ә 5 яшьлек кызына карата аналык хокукыннан мәхрүм ителгән.

Хәзер бу  кәккүк-анага карата җинаять эше кузгатылган. Аны өч елга ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал. Ул бу баласына карата да аналык хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин. Бала хастаханәдә.

Өч ел аз булмасмы икән? Ярдәм сорарга хәле калмаса, кыз бала ачтан үлә иде бит...

Чыганак: "Интертат"

Читайте нас