

Бакалы районы прокуратурасы балигъ булмаган балага карата закон үтәлешен тикшергән.
Эш шунда: бер яшьлек сабые булган биредә яшәүче хатын бала кару буенча үзенең бурычын тиешенчә үтәмәгән.
“Ул исерткеч эчемлекләр эчкән, баласын тәрбияләү белән шөгыльләнмәгән, куллану срогы чыккан азык ашаткан, пычрак шартларда яшәткән”, – диләр республика прокуратурасының матбугат хезмәтеннән.
Өстәвенә, бу хатын хәвефле чирле ир белән яшәгән: аңарда – үпкә туберкулезының авыр формасы булган.
Әлеге вакытта малайны гаиләдән алганнар, аны балалар йортына урнаштырганнар.
Прокуратура бар материалларны тикшерү органнарына җибәргән. Нәтиҗәдә хатынга карата җинаять эше ачылган. Шулай ук кисәтү органнары эшчәнлегенә дә бәя биреләчәк.