Җинаять һәм җәза
5 апрель 2022, 07:27

Телефон мошенниклыгы өчен нинди җаваплылык карала?

Сорауларга Уфа шәһәренең Киров районы прокуроры, юстициянең өлкән советнигы Илһам Хәбибуллин җавап бирә.

ypravo.com Телефон мошенниклыгы өчен нинди җаваплылык карала?ypravo.com Телефон мошенниклыгы өчен нинди җаваплылык карала?
Телефон мошенниклыгы өчен нинди җаваплылык карала?Фото:ypravo.com

Бүгенге көндә бу җинаять төре киң таралганнарның берсе булып санала. Телефон мошенниклыгы ул – телефоннан шалтыратып, кешенең түләү, кредит, исәп-хисап һәм башка исәпләре турындагы конфедициаль мәгълүматын урлау.

Җинаятьчеләр алдауның төрле юлларын куллана. Әйтик, шалтыратып, үзләрен банк хезмәткәре дип таныштыра һәм сезнең картадан акча урларга маташулары турында хәбәр итәләр. Картагызның артына язылган өч санны әйтүне сорыйлар. Я булмаса сезнең ерак туганыгыз булып шалтыраталар һәм күптән белгән кеше кебек сөйләшә башлыйлар. Үзләренең кем икәнлекләрен әйтмиләр, телефон хуҗасы туганнарын барлап, исенә төшереп утыра башлый.

Мондый очракларда уяу булырга кирәк, телефоннан сөйләшкәндә кем белән сөйләшкәнегезне белмәсәгез, конфедициаль мәгълүматны әйтмәгез. Әгәр дә сезне алдаганнар икән, шунда ук картагызны блокировкалагыз, әгәр дә картагыздан акча югалса, хокук саклау органнарына гариза белән мөрәҗәгать итегез. 

Мондый алдау өчен РФ Җинаять-җәза кодексының 159 маддәсе буенча хөкем –  2 елдан алып 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас