Җинаять һәм җәза
5 апрель 2022, 05:56

Мәктәп директорын гаеплиләр

Былтыр 11 майда Казан шәһәренең 175 санлы гимназиясен  тәмамлап чыккан Илназ Галәвиев мылтык алып килеп 9 кешене атып үтерде, 24 кешене яралады.

realnoevremya.ru Мәктәп директорын гаеплиләрrealnoevremya.ru Мәктәп директорын гаеплиләр
Мәктәп директорын гаеплиләрФото:  realnoevremya.ru

Казан шәһәренең 175 санлы гимназиясе директоры Әминә Вәлиевага гаепләү эшен тәмамлаганнар. Бу турыда аның адвокаты Руслан Нагиев хәбәр иткән. Мәктәп директорын “Ике һәм икедән артык кешенең үлеменә китергән битарафлык”та гаеплиләр.

Былтыр 11 майда шушы мәктәпне тәмамлап чыккан Илназ Галәвиев мылтык алып килеп 9 кешене атып үтерде, 24 кешене яралады. Ул мәктәпкә бер каршылыксыз барып керә алган. Директор атыш тавышлары ишетеп, эчке бәйләнеш аша бөтен сыйныфларга да ишекләрне бикләргә боера, әмма сигезенче сыйныфта уку барган кабинетта бу җиһазның эшләмәве сәбәпле, укучылар һәм укытучы боерыкны ишетми кала. Шул сәбәпле Галәвиев кабинетка килеп керә һәм ут ача.

Мәктәп директорын 7 елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Чыганак: tatpressa.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас