

Кызганычка каршы, барлык гражданнар да күрсәтелгән торак-коммуналь хезмәтләрне һәм күпфатирлы йортта гомуми милекне карап тоту һәм ремонтлау буенча башкарылган эшләрне намус белән түләмиләр. Бу проблема идарәче компанияләргә дә, ТСЖларга да, ЖСКларга да бертигез кагыла.
Фатирны тапшырганда кул куелган килешүдә торак-коммуналь хезмәткәр өчен бурычларны түләү турындагы пункт булмаса, яңа хуҗа (сатып алучы, фатирны бүләккә алучы, өлешче) фатирны сатып алганчы җыелган бурычны түләргә тиеш түгел.
Сатып алынган фатирга торак-коммуналь хезмәтләрне түләү бурычы фатир яңа милекчегә күчеп, аны теркәгәннән соң башлана. Аңа кадәр әлеге хезмәт өчен фатирның элеккеге хуҗасы түли.
Идарәче компанияләрнең түләнмәгән бурычларны квитанциягә кертеп, фатирның яңа хуҗасыннан түләтергә маташкан очраклары күп. Идарәче компаниягә фатирны сатып аулыгыз, бу бурычларга бер катнашыгыз булмавы турында гариза язып хәбәр итәргә кирәк. Гаризага фатирны сатып алуыгыз турындагы актның күчермәсен, фатирны үз исемегезгә теркәвегез турында таныклыкның күчермәсен беркетергә кирәк. Моннан тыш, милекченең үзгәрүе аркасында хезмәт күрсәтү буенча барлык килешүләрне яңадан рәсмиләштерергә, үз исемегезгә күчерергә кирәк. Идарәче компания бурычлы кешедән бурычын түләтүне таләп итеп судка мөрәҗәгать итә ала.