Җинаять һәм җәза
1 апрель 2022, 06:15

Миллион сумсыз калдырганнар

Кемне дип уйлыйсыз?

Миллион сумсыз  калдырганнарМиллион сумсыз  калдырганнар
Миллион сумсыз калдырганнар

Башкортстанда оперуполномоченныйны миллион сумнарсыз  һәм каргизәрләрсез   калдырганнар. Мондый карарны суд кабул иткән  — республиканың  Югары суды район карарын үзгәртмәгән.

Оперуполномоченныйның  дәүләт кеременә  киткән каргизәрләре  үзләре генә дә миллион ярымлык. Шулай ук аннан өч бина, йорт һәм җир участогы бәясе сыйфатында 15 миллион сумга якын акча түләттергәннәр - аларны ул алданрак  сатарга өлгергән.

Каргизәрләрне һәм  күчемсез милекне  экс-полицейский туганнарына һәм дуслары исеменә  язган, чөнки үзе ел саен декларация тапшырырга тиеш.

Элегрәк аны ышаныч югалу сәбәпле, Эчке эшләр министрлыгыннан  азат иткәннәр. Элеккеге тәртип сакчысының җинаять эзәрлекләве турында берни дә билгеле түгел.

Фото:news102.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас