Җинаять һәм җәза
31 март 2022, 07:21

Бер егет машиналарны типкәләгән

Яшь кенә егетнең кәефе бик шәп булган ахрысы... Тик хәзер хулиганлык кылганы өчен җаваплылык көтә.

radiosputnik.ria.ru Бер егет машиналарны типкәләгәнradiosputnik.ria.ru Бер егет машиналарны типкәләгән
Бер егет машиналарны типкәләгәнФото:  radiosputnik.ria.ru

Яр Чаллы шәһәрендә бер хулиган торак йорт янында торган унлаган машинаны типкәләп үткән. Аның бу кылыгы видеокамерага эләккән.

Яшь кенә егетнең кәефе бик шәп булган ахрысы, ул бии-бии китеп бара һәм юл буенда тезелеп торган машиналарга тиебп ала, кулы белән дә суга. Аннан бер подьездның ишегеннән керә дә ишеккә дә тибеп алырга онытмый, элект щитына йодрыгы белән сугып ала. Видеокамера үзен төшереп торганны белсә дә, егетне бу туктатмый. 

Автомобиль хуҗалары полиция хезмәтенә гариза белән мөрәҗәгать иткәннәр, дип хәбәр итә Яр Чаллының эчке эшләр идарәсе. Тикшерү эше башланган, егетне хәзер хулиганлык кылганы өчен җаваплылык көтә.

Чыганак: tatpressa.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас