Җинаять һәм җәза
31 март 2022, 07:12

Бер-берсен үтерә язганнар

Күпме еллар бергә яшәгәннән соң аларга ни булган? Күрше Татарстанда 59 яшьлек ир белән 46 яшьлек хатынны бер-берсен үтерә язуда гаепләгәннәр. 

yandex.ru Бер-берсен үтерә язганнарyandex.ru Бер-берсен үтерә язганнар
Бер-берсен үтерә язганнарФото:yandex.ru

Күрше Татарстанда 59 яшьлек ир белән 46 яшьлек хатынны бер-берсен үтерә язуда гаепләгәннәр. Алабуга шәһәрендә яшәүче гаилә күптән инде бер-берсенә нәфрәт белән яшәгәннәр.

Чираттагы талаш ир тагын исергәч чыга: ул тимер гантельны алып тормыш иптәшенең танавына суга. Кулын тотып ала да бик нык итеп кыса. Хатын да аптырап калмый, кулына эләккән пычак белән аның корсагына чәнчә...

Бу вакыйга нәрсә булып бетәр иде, әгәр бу вакытта мәктәптән уллары кайтып кермәсә... Ул ашыгыч ярдәм машинасы чакырта. Хәзер ирле-хатынлы икесе дә суд алдына басачак. Ире үз гаебен тулысынча таныган, хатыны исә өлешләтә генә. Ул ирен үтерергә нияте булмавы турында белдергән.  

Чыганак: tatpressa.ru

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас