

РФ Тикшерү комитетына сылтанып ТАСС мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, балалар бакчасына барыр алдыннан кызыкай башта56 яшьлек әтисен атып үтерә. Аннан бакчага юллана. “Минем максатым – малайларны атып үтерү иде”, - дигән ул.
Полина әтисен һәм малайларны күрә алмавы турында әйткән. Ике ай буе эшкә урнашам дип килеп, балалар бакчасын өйрәнеп йөргән. Аны анда эшкә алмаган булмганнар.
Тикшерүчеләр фаразынча, җинаять кылырга килгән кызны балалар бакчасына кергәч тә тәрбияче күреп кала. Ул аның пальтосы астынннан чыгып торган мылтыкка игътибар итә. Тәрбияче шунда ук кыздан мылтыкны тартып алырга тырыша башлый, мылтык стенага ата. Росгвардия хезмәткәрләре килгәнче тәрбияче аны бер бүлмәдә тотып торалган.
Бәхеткә, балалар каза күрмәгән. Полина Дворкина 27 майга кадәр кулга алынган.
ТАСС хәбәр итүенчә, ул радикаль феминизм яклы. Аның әнисе Красноярскида танылган журналист – Наталья Кечина.
Чыганак: 7ooo.ru