Җинаять һәм җәза
30 март 2022, 07:20

Хәмер эчәсе килгән

Олы яшьтәге ир ике көн рәттән “Магнит” кибетенә һөҗүм иткән.

incrussia.ruincrussia.ru
Фото:incrussia.ru

Олы яшьтәге булуына, гаебен тануга, кылган җинаятенә үкенүенә,  эшне тикшерүдә актив хезмәттәшлек итүенә, сәламәтлеге торышына карамастан, Нефтекамада яшәүче 63 яшьлек ирне “Магнит” кибетенә һөҗүм иткәне өчен җитди җәза алган.

2022 елның гыйнвар аенда Виктор Верзаносов, өеннән пычак алып, “Магнит”  кибетенә  килеп директорга үтерү белән яный башлаган.

“Аннары гаепләнүче  кибет витринасыннан 2 шешә аракы урлап качкан.  Икенче көннең иртәсендә ир янә шул ук кибеткә килеп, товароведка пычак белән үтерәм дип янаган. Һәм тагын ике шешә аракы урлап чыгып китмәкче булганда аны кибетнең башка хезмәткәрләре тоткарлаган”, – диелә БР судларының берләштерелгән матбугат хезмәтендә.

Хөкем карары әле үз көченә кермәгән. Ир ике ел ярымга каты режимдагы колониягә җибәреләчәк.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас