

Мәскәүдә присяжныйлар коллегиясе 70 яшьлек Лилия Войцеховскаяны ВГИКның мәдәният эстетикасы, тарихы һәм теориясе кафедрасының 90 яшьлек доценты Ирины (Ида) Шурны үтерүдә гаепле дип тапты.
Гаепләнүче мәрхүм хатында социаль хезмәткәр булып эшләгән. 2020 елның җәендә Войцеховская даими яшәр урын эзләгән һәм Кутузов проспектындагы фатирында ВГИК доцентының ялгызы яшәвен белгән.
Суд ачыклавынча, 2020 елның 18 июлендә гаепләнүче хатын төс-кыяфәтен үзгәрткән. Киемен алмаштырган, парик, битлек һәм кара күзлек киеп, преподавательгә килгән. Войцеховская карчыкка аның милке белән белән эш итү шартларын әйткән, әмма доцент бу тәкъдимнән баш тарткан. Шулчак социаль хезмәткәр карчыкны пычак һәм китаплар киштәсендәге таш статуэтка белән тукмап үтергән.
2020 елның 19 июлендә полициягә мәрхүмәнең ахирәте шалтырата һәм Ида Борисовнаның инде ике тәүлек элемтәгә чыкмавын хәбәр итә. Доцент яшәгән адрес буенча килеп җиткән полицейскийлар фатирын ачып керә һәм аның мәетенә тап була. Шикләнелүчене тиз тоткарлыйлар.
Шул ук елның 24 июлендә узган суд утырышында Войцеховскаяны олы яшьтәге булуы сәбәпле өй арестына утырталар.
Чыганак: lenta.ru