Җинаять һәм җәза
29 март 2022, 12:39

Бер ханым Бельгиядән наркотик сатып алган

Таможня хезмәткәрләренең игътибарлыгы аркасында тотылган.

Бер ханым Бельгиядән наркотик сатып алганБер ханым Бельгиядән наркотик сатып алган
Бер ханым Бельгиядән наркотик сатып алган

Наркотик матдәләрне законсыз йөртү факты буенча Башкортстан таможнясы җинаять эше кузгаткан. Таможня хезмәткәрләре аны Бельгиядән почта аша килгән посылкада тапканнар.

Ведомство матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, Нефтекама кешесе интернет аша заказ биргән препаратларның составында наркотик матдәләр булган. Наркотикларның гомуми күләме 19,4 грамм тәшкил иткән, бу зур күләм булып санала. Посылканың бәясе якынча 2000 евро торган.

"Әлеге маддә санкциясе 10-20 елга кадәр иректән мәхрүм итүне һәм 1 миллион сумга кадәр штраф салуны күз уңында тота. Җинаять эше һәм тартып алынган товар БР буенча Эчке эшләр министрлыгының тикшерү органнарына тапшырылды", − дигән Башкортстан таможнясы начальнигы урынбасары Ринат Галиев.

 

Фото: Pixabay.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас