

Иркутскида яшәүче ир хатыны белән талашкан вакытта балконнан өч айлык көчекләрен атып бәргән. Эт баласы үлгән.
Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, полициягә бер хатын шалтырата. Ул 43 яшьлек күршесенең балконнан көчеген атып бәрүен күргән. Кызганыч, полиция вакыйга урынына килүгә хайван инде үлгән. Полицейскийлар шикләнелүче ирнең шәхесен ачыклый һәм сорау ала. Үзен аклап, ир маэмай баласының өрүенә ачуы килүен сөйли. Имеш, ачырагаланып өрүе белән көчек аны тышта йөртеп керергә “чакырган”, ә ир бу вакытта хатыны белән талашкан.
Таш бәгырьле иргә карата җинаять эше кузгатканнар. Аңа 5 елга кадәр ирегенннән мәхрүм ителү яный.
Ияләштерелгәннәр өчен без үзебез җаваплы (мы в ответе за тех, кого приручили) дигән гыйбарәне һәрчак истә тотарга кирәк тә бит...
Чыганак: lenta.ru