Җинаять һәм җәза
23 март 2022, 12:20

Башкортстанда югалган машинаны Хакасиядә тапканнар

Төнгелеккә машинагызны урамда калдырмагыз!

Башкортстанда югалган машинаны Хакасиядә тапканнарБашкортстанда югалган машинаны Хакасиядә тапканнар
Башкортстанда югалган машинаны Хакасиядә тапканнар

Уфа полициясе Хакасия Республикасы коллегалары белән берлектә Toyota Camry урлауда шикләнелүчеләрне тоткарлаган.

Полициягә Уфа читендә урнашкан Ногай авылында яшәүче 35 яшьлек хатын-кыз килгән. Ул үзенең Toyota Camry машинасы югалуын хәбәр иткән. Кич белән ул автомобилен үзе яшәгән йорты янында калдырып кергән, ә иртән чыкса - машина юк икән.

Полицейскийлар җинаятьчеләрнең Хакасия Республикасында булуын ачыклаган. Хокук сакчылары җинаятьчеләрне тоткарлаган. Алар Абаканда яшәүче 41 һәм 35 яшьлек кешеләр булып чыккан.

Урланган машина аларның берсенең йорты янында табылган. Шикләнелүчеләр тимер арбаның двигателен алыштырырга һәм VIN номерларын үзгәртергә өлгергән. Машинаны кузовтагы сыдырылган җирләре буенча гына таный алганнар.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас