Җинаять һәм җәза
22 март 2022, 06:14

Курьер-песи... наркотик кертергә уйлаган

Менә сиңа, мә!  Нәрсә генә уйлап тапмыйлар.

360tv.ru Курьер-песи... наркотик кертергә уйлаган360tv.ru Курьер-песи... наркотик кертергә уйлаган
Курьер-песи... наркотик кертергә уйлаганФото:360tv.ru

Казан шәһәрендә холык төзәтү колониясенә наркотик кертергә маташкан песине кулга алганнар. Дөресрәге, тотканнар. Транспорт чаралары керә торган капка янында кара төсле песине күреп калалар. Аны тотып карарга булалар һәм песинең муенчагына бәйләнгән сәер әйберләр табыла. Экспертиза аның 12,8 грамм гашиш һәм 3 грамм N-метилофедрон булуын күрсәтә. Бу вакыйга буенча җинаять эше ачылган һәм хәзер тикшерү эше бара, дип хәбәр иткәннәр Җинаять җәзаларын гамәлгә ашыру федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәлегеннән.

Песи үзенең наркодилер булуын белмәгәндер дә инде, шуңа аны хайваннар приютына озатканнар.

Чыганак: 360tv.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас