Җинаять һәм җәза
22 март 2022, 06:27

Исерек ир баласының өстенә утырган

Әнисе бу вакытта кунакка киткән булган. 

tvk6.ru Исерек ир баласының өстенә утырганtvk6.ru Исерек ир баласының өстенә утырган
Исерек ир баласының өстенә утырганФото: tvk6.ru

Красноярск краенда тикшерүчеләр гадәти булмаган хәл тикшерә: исерек ир 3 айлык кызының өстенә утырып, изеп үтергән. Тикшерү комитетыннан хәбәр итүләренчә, 28 яшьлек иргә карата җинаять эше ачылган.

Аскы катта яшәгән күршеләре ванна бүлмәсенә өске каттагы фатирдан су ага башлагач авария хезмәтенә шалтырата. Фатирга кергәч алар ванна бүлмәсендә идәндә яткан 3 айлык баланың өстендә исерек әтисенең утырып торуын күрәләр. Бала тын алалмыйча мехиник асфикциядән үлгән. Бу вакытта баланың әнисе кунакта булган. Бала ванна бүлмәсе идәнендә еишләп яткандыр, тикшерүчеләр әлеге вакытта шул сорауны ачыклый. Ир исә шок хәлендә, нәрсә булганын аңлый алмый, ди.

 Ирне кулга алганнар, шул ук вакытта балигъ булмаган балалар белән шөгыльләнүче опека бүлегенә дә карата сораулар барлыкка килгән. Прокуратура хәбәр итүенчә, гаилә исәптә тормаган, уңышсыз дип саналмаган.

Чыганак: tvk6.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас