

Мәскәүдә бер ир уенчык граната ярдәмендә банк таларга теләгән. “Москва” агентлыгы хәбәр итүенчә, финанс учреждениесенә билгесез ир кергән дә, хезмәткәрләр һәм банкка килүчеләргә янап, бер миллион сум акча таләп итә башлаган. Тиз арада аңа миллион чыгарып бирмәгән очракта ул гранатаны шартлатам дип куркыткан. Вакыйга урынына тиз арада Росгвардия килеп җиткән. Сөйләшүләр алып бару нәтиҗәсендә алар җинаятьче кулындагы гранатаның уенчык икәнен ачыклаган. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре ирне тоткарлаган. Бәхеткә, банкка килүчеләр һәм анда эшләүчеләрнең берсе дә каза күрмәгән.
Чыганак: Moslenta.ru