+21 °С
Болытлы


Салават шәһәрендә 37 яшьлек хатын кешеләрне алдап, акчаларын урлаган өчен төрмәгә озатылган.
Ул 2016 елның декабреннән 2019 елның ноябренә кадәр риэлторлык белән шөгыльләнгән. Клиентларга күчемсез милекне сайларга яки сатарга вәгъдә итеп, алардан акча алган да, юкка чыккан. 28 кеше зыян күргән дип исәпләнә, шуларның 17се тораксыз калган. Халыктан барлыгы 18,5 млн. сум җыйган.
Хөкем ителүче үз гаебен өлешчә таныган. Суд аны гомум режимлы төзәтү колониясендә 7 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм иткән.