Җинаять һәм җәза
18 март 2022, 16:30

Мошенниклыкның да була төрлесе

Хәтта телефон аша да җинаять кылалар.

Мошенниклыкның да була төрлесеМошенниклыкның да була төрлесе
Мошенниклыкның да була төрлесе

Күптән түгел Уфаның Дим районы суды  телефон аша мошенниклыкта гаепләнүче хатынга карата хөкем карары чыгарды: ул РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе 2 частендә каралган (мошенниклык) җинаять кылуда гаепле дип табылды.

   2021 елда хатынкай  социаль челтәрләрдә эш урыны турында мәгълүмат  һәм телефон номерлары күрсәтелгән ике гражданинны   игътибарына  ала. Әлеге мәгълүматлардан файдаланып, хатын аларга  оешма бухгалтеры һәм кадрлар бүлеге белгече сыйфатында  шалтыраткан. Һәм: “Сезгә хезмәт хакы ялгыш исәпләнгән. Кире кайтарыгыз әле. Дөрес итеп исәпләп, яңадан тулы күләмдә  картагызга күчерәбез”, - дигән. Тегеләр ышанганнар.

Алданган кешеләр мошенницаның банк  исәбенә  75 мең сумнан артык акча күчергән. Хатын  үз гаебен тулысынча таныган һәм китерелгән зыянның бер өлешен үз теләге белән каплаган. Суд аңа 2 ел төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләгән,   хезмәт хакының 10% ы  дәүләт  файдасына күчә барачак.

Фото: "Башинформ"

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас