Җинаять һәм җәза
11 март 2022, 14:34

Уфа әбиен 100 мең сумга алдаганнар

Аңа урамда ике хатын очраган.

Уфа әбиен 100 мең сумга алдаганнарУфа әбиен 100 мең сумга алдаганнар
Уфа әбиен 100 мең сумга алдаганнар

Уфада полиция бүлегенә 77 яшьлек әби мөрәҗәгать иткән. Ике хатын аны алдап, 100 мең сум акчасын урлаганнар, дип хәбәр ителә.

Пенсионер иртән банк бүлекчәсенә юлланган. Барышлый аңа бер хатын сүз каткан, дару үләннәре кайда сатылуын сораган. Шул арада, пышылдап, әбигә бозым барлыгы турында хәбәр иткән. Олы кеше мондый сүзләрне ишеткәч, каушап төшкән һәм хатынга ышанган. Мошенник, бозымын бетерү өчен, әбинең бөтен булган акчасын кулына алып "өшкерергә" тиеш булуын аңлаткан.

Шул вакыт алар янына тагын бер хатын килгән. "Өшкерүче"гә рәхмәт әйтә-әйтә, ничек итеп ул бозымнан коткаруын сөйләргә тотынган. Әби боларны тыңлап, тәмам ышанган.Аның 100 мең акчасы булуы, тик ул банктагы счетында ятуын хәбәр иткән.

"Актрисалар" рольләрне  бүлешкәннәр: берсе аның белән банкка кергән, ә икенчесе ишегалдында аларны көтеп торган. Әби шунда ук банкка барып акчасын салдырып алып килгән. Спектакльне дәвам итеп, каракларның берсе бозымнан арындыра башлаган. Акчага тылсымлы сүзләр әйтеп, аны пакетка салган. Төргәкне әбинең кулына тоттырган да, өенә кайткач, төргәкне караңгы урынга куеп торырга киңәш иткән.

Берничә сәгатьтән соң пенсионер ханым пакетны ачып карый һәм, бик гаҗәпкә кала - акча юк! Әби алданганын аңлап алгач та, полициягә мөрәҗәгать иткән.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас