

Шушы көннәрдә РФ Җинаять җәзаларын гамәлгән ашыру федераль хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча идарәлегенә караган 13 нче санлы холык төзәтү колониясендә 5 гаилә барлыкка килде: бер-берсен яраткан парлар мәңгегә бергә булырга ант бирде.
Туйлар колониянең хакимияте ярдәме белән үткәрелгән. Калинин районы ЗАГС бүлеге хезмәткәре парларны гаилә бәйрәмнәре белән котлады һәм никахларын теркәү турындагы таныклыкларны тапшырды.
Холык төзәтү колониясендә үтсә дә, туй туй, һәрвакыт тантаналы һәм матур үтә.
Колония җитәкчеләре билгеләвенчә, рәсми никахка керү – хөкем ителүчеләрнең тәртибендә уңай якка нык сизелә. Тормыш иптәшләренең аларга терәк булуы киләчәккә өмет һәм ышаныч бирә.
Чыганак: Пресс-служба УФСИН России по РБ.