

Свердловск өлкәсенең Клевакин авылында яшәүче 20 яшьлек Альбина тугыз айлык улын чәнчеп үтергән. Фаҗига февраль башында була. Туганнары Альбина көнчелек аркасында пычакка ябышкан дип фаразлый.
3 февральгә каршы төндә Альбинаның бергә яши торган ире Олег күрше хатынын машинага утыртып бара. Альбинаның моңа бик ачуы чыга.
Соңрак ачыкланганча, Альбина белән Олег моңа кадәр үк талашкан булган. Аннары әни кеше баласы белән кала. Баласын үтергәч, ул үз-үзенә кул салмакчы була. Туганнары версиясе буенча, Альбина баланы аш-су пычагы белән чәнчегән.
«Малайны вәхшиләрчә чәнчегәннәр. Аның башында һәм күкрәгендә яралар бар. Әнисе аны үтергән, аннары күршегә ярдәм сорап кергән. Күрше полиция һәм ашыгыч ярдәм чакырган чакта әни кеше үзе дә үләргә маташкан. Ләкин аны коткарганнар», — дип яза «Комсомольская Правда».
«Альбина безгә Кировградтагы СИЗОдан хат язды. Аның бар да яхшы, үзен яхшы хис итә. Улын үтерүенә үкенә. Фаҗига төнендә ул Олегны һәм күрше Сашаны тулай торактагы бүлмәдә бергә тота. Аларның үбешүен күрә. Олег бик исерек була. Альбина талаш чыгара. Ул ярсый һәм китеп бара. Альбина баласын үтерүен аңлата. „Мин аңа баланы калдырасым килмәде“, — ди», — дип сөйли туганнары.
Альбина белән яши торган Олегка 24 яшь, ул урлау өчен инде өч тапкыр хөкем ителгән. Фаҗига вакытында өйдә булмаган. Олегның дуслары сүзләренчә, фаҗига булырга бераз алданрак Альбина баланы авылдашларына сатарга маташкан.
Чыганак: "Интертат"