Җинаять һәм җәза
5 март 2022, 05:45

Бухгалтер нәфесе

Акча белән эш иткән кеше коткыга бирелә, күрәсең...

androidinsider.ruandroidinsider.ru
Фото:androidinsider.ru

Уфаның Киров районы суды “Башавтотранс” предприятиесенең элекке бухгалтерына хөкем карары чыгарган. Хатын зур күләмдә мошенниклык кылганы өчен гаепле дип табылган, дип хәбәр итә БР прокуратурасының матбугат хезмәте.

Суд ачыклавынча, 2013-2020 елларда ул банкка хезмәткәрләргә күчерәсе эш хакы исемлекләренә  эштән азат ителгән хезмәткәрләр фамилияләрен керткән, шулай ук гамәлдәге хезмәткәрләргә эш хакын арттырып язган.

Документны җитәкчеләрдә раслагач, хатын реестрда акчалар алучылар исәпләрен үезенекенә һәм танышларыныкына алмаштырып язган.

Нәтиҗәдә “озын куллы” бухгалтер  16,9 миллион акчаларны үзләштергән.

Экс-бухгалтер гаебен таныган һәм 3 миллион сумнан артык акчаны кайтарган.

Суд аны 2 ел һәм 6 ай срокка ирегеннән мәхрүм иткән.

Әмма прокуратура  суд билгеләгән үтә йомшак җәза белән риза түгел һәм  хөкем карарын апелляция тәртибендә яңадан каратырга ниятли.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас