

Үткән ялларда Башкортстан Республикасы буенча ЮХХДИ хезмәте исерек водительләргә рейдка чакыргач, ике дә уйлап тормадым, шунда ук ЮХХДИ идарәсенә юлландым. Соңгы арада исерек водительләр аркасында юл-транспорт һәлакәтләре еш булуы турында күп язабыз.
ДАИ хезмәткәре белән инструктаж үткәннән соң юлга чыгып басабыз. ДАИ инспекторы бөтен автомобильне дә туктатып, салонда спиртлы эчемлек исе чыкмыймы-юкмы – шуны тикшерә.
Ярты сәгать тә үтмәде, кулына шешә тоткан хатынның руль артында килүен күрдек. Инспектор Марс Хәйруллин шунда ук автомобильгә туктарга боерды. Ханым туктады... Әмма аның руль артыннан төшә алмавы ачыкланды. Аягында да басып тора алмаган хатын полиция машинасына кара күзлек киеп кереп утырды. Тәмәке кабызды.
Хатынкай мине ишетмәмешкә салышты һәм инспекторга бәйләнә башлады.
Җиһазлар аның канында 0,99 мг/л алкоголь барлыгын күрсәткәч, ул:
Рейд ул көнне исерек хатын-водительләргә бай булды. Бер-бер артлы исерек хатыннар тотыла торды, алар тотылган саен минем гаҗәпләнүем генә артты.
Икенче хатынның руль артына исерек утыруы ачыклангач, аны да полиция автомобиленә чакырттылар. Бу юлы инспекторларга балалар бакчасындагы тәрбияче ролен үтәргә туры килде: ханым алкотестерга берничек тә өрә алмый җәфаланды. “Шар кабартканыгыз бармы? Менә шулай өрегез”, - ди инспектор. Әмма хатын берни аңламаган булып кылана, әллә чынлап өрә белми. Тугызынчы тапкыр өрдертеп карагач, нәтиҗәгә ирешә алмавын аңлаган инспектор ханымны лабораториягә җибәрергә карар итте.
23 февральдә ДАИ инспекторлары Калтасы, Әбҗәлил районнарында, Күмертау шәһәрендә руль артына эчеп утырган хатын-кызларны тоткарлаганнар.
Инспекторлар әйтүенчә, әгәр алкотестер 0,3-1,5 процент күрсәтә икән, бу җиңелчә исерек дигәнне аңлата. Кешенең күрү сәләте түбәнәя, төсләрне күрүе үзгәрә, күп сөйләнә башлый, оятсызлана, кәефе бер менә, бер төшә, кинәт кенә котыра башлый.
1,5-2 процент – уртача күтәренке кәеф. Үз-үзенә артык ышана башлый, әмма шул ук вакытта эчке көчсезлек сизелә, башы әйләнә, күңеле болгана.
2,5-3,5 процент – авыр стадиядәге исерек. Ориентациясе югала, агулану билгеләре күренә, мондый стадиядә кеше үләргә мөмкин.
Бу көнне республикада 5 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 6 кеше җәрәхәтләр алган, ЮХХДИ хезмәткәрләре бер тәүлек эчендә 2100 юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагын ачыклаган, 76 исерек водитель тоткарланган.
Юлларда йөрүчеләргә тагын бер тапкыр мөрәҗәгать итәсе килә: руль артына эчеп утрмасагыз иде! Юл йөрү кагыйдәләрен үтәсәгез иде! Сезнең кулда үзегезнең генә түгел, бер гаепсез кешеләрнең язмышы бит.
Рәфис Галләмов, инспектор:
Чулпан Мәгәсумова, студент: