

Мошенниклар көн саен кешене алдауның яңадан-яңа очракларын уйлап чыгарып кына тора! Көне-сәгате белән илдәге сәяси хәлләрдән дә оста файдалана алар.
Шундый оракларның берсе турында үзенең социаль челтәрләрендә Белорет шәһәре мэры Андрей Иванюта язып чыккан.
“Кичә Белоретта шәхси йортта яшәүче пенсионерга таныш булмаган кеше ишек шакыган. Ул үзен Харьковтан килгән качак дип таныштырган. Йорт хуҗасы зиһенен бомбежкалар турында сөйләп чуалткан да, телевизор кабызып, соңгы яңалыкларны карарга тәкъдим иткән. Шул арада пенсионерның өс киеменең кесәләреннән акчаларын алып чыгып киткән. Каракны йортта урнаштырылган видеокамера төшереп торган. Акчалары юкка чыкканын аңлаган ир полициягә мөрәҗәгать иткән. Берүк игътибарлы булыгыз, өлкән яшьтәге туганнарыгыз белән сөйләшегез, йорт-фатирларына таныш булмаган кешеләрне кертмәсеннәр. Караклык очрагы буенча җинаять эше кузгатылган. Шикләнелүчене эзлиләр”, – дип язган шәһәр хакимияте башлыгы.
Чыганак: bashinform.ru