

Учалы район суды 36 яшьлек иргә карата хөкем карары чыгарган. Малае әтисен кыйнап үтергән. Ир эчеп исергән дә, әтисе белән "эләгешеп" алганнар. Шуннан ул кызып китеп әтисенең башына сигез тапкыр суккан. Тик бу аның үлеменә китерер дип һич тә уйламаган. Олы кешенең хәле бетеп егылгач кына, исерекнең башына барып җиткән. Әтисен хастаханәгә алып киткәннәр. Ләкин табиблар саулыгы өчен күпме көрәшсәләр дә, алган җәрәхәтләреннән әти кеше үлгән. Суд утырышында хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныган. Ирне 6 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.