

Киров районы суды. Судьяны көтәбез. Илфат (исеме үзгәртелде) икенче тапкыр эчеп руль артына утырганы өчен хөкем карары көтә. Адвокатыннан рөхсәт алып Илфат янына килдем.
Ул ризалык биреп баш какты. Гел иеп утырган башын күтәреп миңа карады. Карашы моңсу, хөкем карарын куркып кына көтеп утырганы күренеп тора.
Судьяның сәркәтибе безне хөкем залына чакырды. Судья хөкем карарын укый башлады. Илфатның бер тапкыр эчеп эләгүе дә әйтелде, аны инде бер тапкыр хөкем ителгәнгә саныйлар, 2014 елда туган баласы барлыгын да исәпкә алдылар һәм 10 айга колоние-поселениега җибәрергә дигән карар чыгардылар. Эпидемиологик хәлне исәпкә алып, хөкем вакыты үтәсе колонияга ул үз җае белән барырга тиеш.
Менә шулай итеп Илфат чәнечкеле тимер чыбыклар артына барып эләкте. Ни өчен? Эчеп руль артына утырганы өчен.
Илфат белән башкача сөйләшмәдем, аның күңеле ниләр кичерүен аңлый идем...