

Олеся белән Стәрлетамак шәһәрендәге 6 нчы санлы колония-поселениедә таныштык. Хатын-кызлар участогында нигездә, юл-транспорт авариясе ясаганнар, алимент түләмәүчеләр җәза вакытын үткәрә.
– Наркотик белән эләгүчеләр дә очрый, мошенниклык кылу, урлашучылар бар. Җәза вакытлары – бер айдан алып өч ел ярымга кадәр. Безгә алар суд карар чыгаргач үзләре киләләр. Тәртибе шундый, - ди колония җитәкчесе, эчке хезмәт майоры Салават Гаяз улы Әхмәтов.
Хөкем ителүчеләрнең барсы да теплицада эшли. Без кергәндә ике хөкем ителүче ханым чәчкәләргә су сибеп йөри иде.
Монда ничек килеп эләгүе турындагы сорауга ул башта җавап бирми торды...
Олесяның күзләренә яшь тулды. Аңа бу фаҗигане искә алуы, әлбәттә, авыр иде.
Олеся хөкем ителгәнче автомобиль юуу салонында администратор булып эшләгән. Ире – вахта ысулы белән йөреп эшли, кызы кияүгә чыккан, улы бар.
Гыйбрәт хәл бу. Җанны төрле-төрле уйлар телгәли: язмышмы әллә ялгышмы? Тыныч кына ятасы бит өйләрендә.
Тимер чыбыклар белән әйләндереп алынган бу дөньяның үз тормышы, үз мәшәкатьләре, үз кагыйдәләре. Монда тормыш кайнап тора дип әйтеп булмаса да дә, әкрен генә бер агымга – конвейерга куелган шикелле бара да бара. Тоткыннарның әти-әниләре, ирләре, балалары килә. Колониядә әледән-әле төрле чаралар үткәрелеп тора. Кемдер елмая, кемдер күз яшьләрен сөртә. Хатын-кызны рәшәткәләр артында күрү аеруча авыр. Ул бит бу дөньяга кадер-хөрмәт күрү, ярату-сөелү өчен килә. Менә шулай сак астында йөрү өчен түгел...
Эльвира Әсәдуллина.