

Узган якшәмбедә Уфада көпә-көндез полиция хезмәткәре 41 яшьлек ирне атып үтергән. Бу хәл Тужиловка дип йөртелгән шәхси йортлар секторында теркәлгән.
20 февраль көнне көндезге 15.00 сәгатьтә полициягә уфалы шалтырата һәм аның йорты кырында билгесез адәмнәр карда нидер эзләвен хәбәр итә. Шалтыратучы бәлки, алар “закладка”лар яшеренгән урыннарны эзләүче наркоманнардыр, дигән шиген белдерә. Вакыйга урынына килгән полицейскийлар чыннан да урамда көрәк тоткан ике ирнең көрт арасыннан нидер эзләвен күрә.
Андый очракларга хас булганча, исем-шәрифләрен атаган полицейскийлар ирләрдән бу эшләрен туктатуларын сорый. Шулчак көрәк тотканнарның берсе полицейскийларга таба килә. Моны күргән полицейскийларның берсе һавага ата, әмма котырынган ир икенче “закладчик”ны тоткарлап маташкан хокук сакчысына көрәге белән кизәнә башлагач, полицейский һөҗүмчегә ата.
Шулай итеп, Эчке эшләр министрлыгы офицеры көрәк белән янаучыны атып үтерә. Пуля аның муенына эләгә һәм ир вакыйга урынында ук җан бирә. Һәлак булучы – Чишмәдә туып-үскән 41 яшьлек ир. Аның җинаятьтәше – моңа кадәр наркотиклар сату өчен хөкем ителгән Уфада яшәүче 37 яшьлек ир. Аны кулга алып, полиция бүлегенә алып киткәннәр.
Полицейский, табель коралын кулланып, кеше атып үтергәч, Тужиловкага Башкортстан буенча эчке эшләр министры Роман Деев җитәкчелендәге оператив төркем килгән. Министр белән бергә полиция хезмәткәрләре вакыйга урыныннан ике атылган гильза табып алган. Әле полицейскийның табель коралы куллану очрагы буенча хезмәт тикшерүе үткәрелә.
Чыганак: ufa.kp.ru