Җинаять һәм җәза
21 февраль 2022, 09:02

Исән чакта кадерләрен белсәк иде...

Гаепле кеше 12 елдан иреккә чыгар, ә һәлак булганнар кире кайтмас...

Гаепле кеше 12 елдан иреккә чыгар, ә һәлак булганнар кире кайтмас...Гаепле кеше 12 елдан иреккә чыгар, ә һәлак булганнар кире кайтмас...
Гаепле кеше 12 елдан иреккә чыгар, ә һәлак булганнар кире кайтмас...

Башкортстанда 45 яшьлек туймазылыны кеше үлеменә китергән авария ясаганы өчен 12 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.

Ачыклануынча, ир наркотикларның законсыз әйләнешендә гаепләнеп суд алдына баскан һәм водитель таныклыгыннан колак каккан булган. Әмма тәүбә итәргә ашыкмаган: шайтан суы кабып алгач яңадан рульга үрелә. Авариядә Октябрьский шәһәрендә яшәүче 43 яшьлек ир һәм 29 яшьлек пассажирка вакыйга булган урында һәлак булганнар.

Ир судта үз гаебен танымаса да, суд аны гаепле дип тапты. Һәм хәзер киләсе 12 елы тимер чыбыклы тормышта үтәчәк.

Юл-транспорт һәлакәтләре һәрвакыт күз яшьләре, кайгы-хәсрәт белән бәйле. Авариядә якыннарын югалтучылар гына, бу хәлне үз башыннан кичергәннәр аның никадәр авыр кайгы булуын аңлыйлар. 12 елдан гаепле кеше иреккә чыгар, ә җир астына итеп салганнарны аналары, балалары башка беркайчан да күрмәячәк... 

Фирая Мингалиева:
-Кешенең кадерен аны югалтканчы белмисең, диләр. Моңа кадерле улым вафат булгач кына инандым. Алты ел вакыт узса да, аның көләч йөзе бер секундка да күз алдымнан китми. Якыннарым, туганнарым күп булса да улымны алыштыручы юк. Колач җәеп кайтып керүче улым Рәмиснең юклыгын һич кабул итә алмыйм. Әйтелми калган сүзләр, башкарылмый калган эшләр тынгылык бирми. Күп әйберне белә иде, Коръәнне үзлегеннән өйрәнде. Улым, миңа рәнҗеп ятма, мин сиңа риза-бәхил. Исән чагында якыннарыбызның, хезмәттәшләребезнең кадерен белсәк, бер җылы сүз белән кәефләрен күтәрергә онытмасак иде.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас