Җинаять һәм җәза
21 февраль 2022, 04:36

Мошенниклар яңа алдау ысулларын тапканнар

Шундый көнгә калмас өчен игътибарлап укыгыз... 

Ксения Калинина.  bashinform.ruКсения Калинина.  bashinform.ru
Фото:Ксения Калинина. / bashinform.ru

Русиядә фейк инвестицион проектларга җәлеп итүче мошенниклар кешеләрнең банк карталарына чынлап  акча күчерә башлаганнар. Алар моны ышанычны арттыру максатында эшли. Мондый алдау очраклары ел башында күпләп теркәлгән, дип сөйләгән “Известия” басмасына Почта Банкның директоры Станислав Павлунин.

Аның сүзләренчә, җинаятьчеләр хәзер үзенең корбанына ялган сайттагы шәхси кабинетта исәп балансын гына күрсәтеп калмый, алар кешенең банк картасына уртача 10-15 мең сум акча да күчерә. Мошенниклар үз корбанын сез бу акчаны сделкалар башкару нәтиҗәсендә эшләдегез дип аңлата. Шуңа алданасы кешенең ышанычы арта һәм сак булу тойгысы кими.  

“Җиңел табыш дулкынындагы эйфориядән кешеләр мошенникларга күбрәк акчалар күчерә. Ә җинаятьчеләр, үз корбаннарына зур булмаган суммалар күчереп, нәтиҗәдә шактый эре суммадагы акчаларны кесәләренә тыга”, – ди ул. 

Кешеләрне алдауның бу яңа схемасы әле ныклап таралмаган, әмма мошенникларның булачак корбаннары  үзләре аның таралуына юл куярга мөмкин, ди ББР Банкның мәгълүмати  хәвефсезлек идарәсе начальнигы ИгорьГрачёв. Чөнки картасына беренче керемне  алган кеше башкаларга да акчаларын шундый “инвестиция проектларына” салырга өндәргә мөмкин. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас