

Былтыр безнең республикада 480 кеше аварияләрдә якты дөнья белән хушлашкан. Ни өчен милли проектны гамәлгә ашыруга миллиардлаган сум акчалар бүленеп тә кешеләрнең гомерен саклап калып булмый?
Транспорт министрлыгы әйтүенчә, былтыр “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” милли проектына дип 8,8 миллиард сум акча бүленгән булган. Шуның 1,7 миллард сумы федераль казнадан бирелгән. Бу акчаларга 255 объектта 387 чакрым юлны ремонтлаганнар, 2020 ел белән чагыштырганда 40 чакрымга күбрәк юл төзекләндерелгән. 20 мең юл билгесе урнаштырылган. Бирелгән хисапларга карасаң, эш күп эшләнә. Уфа шәһәре хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, былтыр Уфа шәһәрендә авария күп теркәлә торган урыннарның санын 59дан 41гә кадәр төшерүгә ирешкәннәр. Әмма аварияләр дә, һәлак булучылар да азаймый. Ни өчен? Былтыр юлларның сыйфатсыз булуы аркасында республикада 141 кеше авариягә очрап якты дөнья белән хушлашкан. Башкортстан Республикасы буенча ЮХХДИ хезмәте җитәкчесе Владимир Севастьянов әйтүенчә, аварияләрдә күп очракта водительләр үзләре гаепле. Юл чатларында, җәяүлеләр чыга торган урыннарда юл йөрү кагыйдәләрен бозалар, каршы хәрәкәт юлына чыгалар һәм тизлекне арттыралар. Исерек водительләр аркасында былтыр 94 кеше һәлак булган, 368 авария теркәлгән. 2020 елда исерек водительләр гаебе белән 388 авариядә 102 кеше һәлак булган.
ЮХХДИ инспекторлары былтыр исереп руль артына утырган 15 мең кешене ачыклаган. 2020 ел белән чагыштырганда 2 мең кешегә азрак, әлбәттә. Әмма 15 мең кеше һаман дәрес ала белми, исереп руль артына утыруны җинаятькә санамый.
Исерекләрне ачыклауның иң нәтиҗәле ысулы – полиция хезмәткәрләре бер юнәлештә китеп баручы бөтен машинаны туктатып, водительнең документын тикшереп тормый гына, аның исерек булуын йөзенә карап билгели.
Былтыр республика депутатлары юлларда исерек водительләрне киметер өчен икенче тапкыр эчеп руль артына утырып авария ясаган водительнең машинасын конфискацияләргә тәкъдим итте. Әле бу мәсьәлә РФ Дәүләт Думасында карала.
Сез ничек уйлыйсыз: аварияләрне нәрсә киметә ала?
Ләйсән Каспранова, журналист:
Филүс Латыйпов, 30 ел водитель стажына ия:
– Таныклыгын югалтудан курыккан кеше юл йөрү кагыйдәсен бозмый. Ә курыкмаган кешегә әллә нинди зур штрафлар да, машинасын эвакуацияләү, конфискацияләү дә ярдәм итмәячәк.
Сан
Республикада автомобиль юлларының гомум озынлыгы 47, 5 мең чакрым тәшкил итә.