

Бәләбәйдә яшәүче ир руль артына даими рәвештә эчеп утырырга яратканы өчен төрмәгә озатылган.
Башкортстан Республикасы прокуратурасыннан хәбәр итүләренчә, ул җәяүлене тапап үтергәне өчен бер тапкыр утырып чыккан булган инде. 2021 елның октябрь аенда аны ДПС хезмәткәрләре туктата һәм аның исерек булуын ачыклыйлар.
Ир гаебен тулысынча таныган. Хәзер аңа киләсе 1 ел да 3 ай гомерен гомум режимдагы холык төзәтү колониясендә үткәрергә туры киләчәк. Автомобильгә 4 ел да 6 ай утырырга рөхсәт юк.
Чыганак: https://ufa.aif.ru