

Мәләвез шәһәрендә урнашкан колониядә 2009 елда шик төшкән, гаепләнүче һәм хөкем ителүчеләрне ташу өчен «АЗ» тибындагы оператив-хезмәт автомобильләре чыгару буенча производство уңышлы эшли башлады. Җитештерү башланганнан бирле автомобильләрне махсус контингентны йөртер өчен халыкара нормаларга туры китереп камилләштерү эше бара. Русия Федерациясе территориясендә генә түгел, ә аннан читтә дә чыгарыла торган автомобильләрнең югары сыйфатын лаеклы бәяләде.
Хәзерге вакытта 7 нче төзәтү колониясендә хөкем ителүчеләр Таҗикстан Республикасы өчен КАМАЗ-65117 шассиларында «АЗ» тибындагы махсус автомобильләр җитештерүгә кереште.
Автомобильләр техника һәм куркынычсызлык буенча җиһазландырылган. Аларда җылылык бар, кабинада өстәмә кондиционер, махсус кузовта арттырылган егәрлектәге кондиционер, биотуалет урнаштырылга. Бер автомобиль 28 кешегә исәпләнә. Бу автомобильләрне җитештерүдә 33 хөкем ителүче эшли.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстан Республикасыннан Куба Республикасына халыкара хезмәттәшлек кысаларында 2017 елда газ-33106 «Валдай» шасси базасында ике оператив-хезмәт автомобиле һәм 2019 елда Мәләвез төзәтү колониясендә хөкем ителгәннәр тарафыннан әзерләнгән «АЗ» тибындагы 5 махсус автомобиль тапшырылды.
Чыганак: ГУФСИН России по РБ.