Җинаять һәм җәза
16 февраль 2022, 08:44

Билетлар мафиясе миллиардлаган акчалар “эшләгән”

Һәм арытаба да баерлар иде, тик  комсызлыклары аларны харап иткән...

m.fotostrana.rum.fotostrana.ru
Фото:m.fotostrana.ru

Билетларны әллә ничәмә тапкыр кыйммәтрәк хакка сатып, шулкадәр акчалар эшләгән кешеләр турында бу язма. Әлеге банда лидерларының бер өлеше качкан, аларны эзлиләр. Ә берсенә тиздән суд булачак.

Бизнесмен Андрей Хартанюк һәм  айтишник Алексей Куринов  үз эшләрен 2017 елда ачып җибәрәләр. Хартанюк юридик һәм финанс мәсьәләләр өчен җавап биргән. Танышлары белән ялган оешмалар һәм җәмгыятьләр  (акчалар шунда күчә барган) ачу турында килешкән, аннан акчаларны шул оешмалардан чыгару юлларын эзләгән. Куринов исә ялган сайтлар эшләүчеләр белән җитәкчелек иткән. Команда 300 ялган интернет-бит булдырган, шулар  аша билетлар сатып яткан. Зур театр, Нацияләр театры, Мариинка, Чайковский  исемендәге консерватория, “Спасская башня” фестивале һәм хәтта “Спартак” футбол клубының “клон” сайтлары барлыкка килгән. Ялган сайтларда легендар театрларның логотип һәм фотосурәтләре төшерелгән булган. Һәм иң мөһиме:  “Официальные билеты” дигән язуы күренеп торган.

Билетлар чын булган. Аларны алдан театрлар кассаларыннан күмәртәләп алганнар да, кыйммәтрәк хакка сатканнар. Премьералар һәм аншлаг белән үтүче постановкалар коточкыч зур табыш китергән. Мәсәлән,  Зур театрда Яңа ел алдыннан  куела торган “Щелкунчик”ка партердагы урыннар  бәясе 600ешәр мең сумга җиткән. Ә театрдагы билет хакы – 20 мең сум.

Әлбәттә, ике кеше генә миллиардлар эшли алмый. Алар төрле җәмгыятьләргә барлыгы 150 кеше кабул иткән.  Болар – кол-үзәкләр операторлары, интернет-битләрне эшләүчеләр һәм сайт администраторлары.

Гади хезмәткәрләр  бу җинаять эше буенча шаһитлар буларак үтсә, идарәчеләргә – Хартанюк белән Куриновка буйсынып эшләүчеләргә –  гаепләү билгеләнгән.

Андрей Хартанюк качкан. Аны халыкара эзләүгә игълан иткәннәр.  Алексей Куринов  – әлеге җинаять эшендә сак астында утыручы бердәнбер кеше,  инде бер ел Тикшерү изоляторында утыра. Ул галимнәр гаиләсеннән, аңа – 32 яшь. Информацион технологияләр өлкәсендә Русия һәм чит ил компанияләрендә эшләгән, инглиз телен өйрәткән, телевидение өчен роликлар тәрҗемә итү белән шөгыльләнгән.

Кызганыч, акчага туя белмәү шундый акыллы башларны да төрмәгә илтеп тыга икән шул.

Чыганак: kp.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас