Җинаять һәм җәза
15 февраль 2022, 15:21

Фатир ремонтлаучы ветеранны талаган

Ходай күрсәтмәсен...

news.myseldon.comnews.myseldon.com
Фото:news.myseldon.com

Санкт-Петербургта яшәүче  Бөек Ватан сугышы ветеранын талаганнар. 13 декабрьдә ул полициягә мөрәҗәгать иткән. Танышлары киңәш иткән ремонт ясаучы аның банк картасын һәм акчаларын урлап качкан.

Вакыйга урынына килгән полиция хезмәткәрләре пенсионер фатирында ремонт ясар өчен 40 яшьлек ирне җәлеп итүен ачыклаганнар. Күпмедер вакыт дәвамында ул ремонт ясаган, әмма көннәрдән-беркөнне элемтәгә чыкмаган. Фатирын карап чыкканнан соң ветеран 170 сум акчалары һәм банк картасы (соңрак анда булган бөтен акчаларны салдырып алулары ачыкланган) югалуын аңлаган. Шулай итеп, ветеран 390 мең  сум акчасыннан колак каккан. Мошенниклык маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Тикшерү нәтиҗәсендә  җинаятьтә шикләнелүчене ай башында Мәскәүдә тоткарлаганнар. Ул Анапада туып-үскән, яшәр урыны булмаган  40 яшьлек ир. Моңа кадәр  караклык өчен хөкем ителгән булган.

Тоткарланган ир банк картасы паролен ветеран белән төзелеш материаллары сатып алыр өчен акча салдырганда күрүен сөйләгән. Мәскәүгә эзләп тапмасыннар өчен киткән. Тоткарланган ирне Санкт-Петербургка озатканнар һәм кулга алганнар.  

Ветеранны талаучы  каракны кулга алулары дөньяда  гаделлек бар икән әле дигән уйларга этәрә. Ә бит күпме ветераннарның көчсезлегеннән файдаланып, кыйнап, кайчагында хәтта үтереп, үлемтеккә дигән  соңгы акчаларын тартып алган очраклар бар... Ходай күрсәтмәсен...

Чыганак: piter.tv

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас