Җинаять һәм җәза
10 февраль 2022, 15:02

Өйләнешергә тиеш булганнар

Әмма русча әйтмешли, “что-то пошло не так”....

Константин Кокошкин / Globallookpress.comКонстантин Кокошкин / Globallookpress.com
Фото:Константин Кокошкин / Globallookpress.com

Подмосковьеда 30 яшьлек  хатын   кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган егетен үтергән. Хатын сүзләре буенча, тәкъдим ясаган тантаналы көнне алар  кәеф-сафа корганнар, егет кайсыдыр моментта исереп киткән, кәләшенә йодрык төйнәп ташланган һәм аны тукмый башлаган. Шулчак хатын өстәлдән идәнгә пычак төшкән тавышны ишетә. Аны иелеп ала һәм егетенә берничә тапкыр суга. Тәүдә аякларына суга, аннары күкрәген чәнчә.

Вакыйга урынына килеп җиткән полицейскийлар ир мәетенә тап була. Мәрхүмнең дусты сөйләвенчә, кечкенә чагында аның башы җәрәхәтләнгән булган, шуңамы икән, еш кына эчеп исергәннән соң ал хатын-кызларга кул күтәргәләгән. Моны мәрхүм егетнең элек йөргән кызы да раслаган. Әмма тикшерүчеләр хатынның гамәлләрендә үзен яклауны күрмәгән, чөнки мәрхүмнең гәүдәсе бик нык җәрәхәтләнгән.  “Үтерү” маддәсе буенча гаепләнгән хатынга 15 ел төрмә яный.  

Чыганак: moslenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас